Кайбычлылар Чувашия Республикасы Комсомол районының Урмай авылында Сабантуй бәйрәмен гөрләтеп кайтты

Поділитися
Вставка
  • Опубліковано 26 тра 2024
  • Яхшы күрше - ярты бәхет, диләр. Кайбычлылар да күршеләрдән уңды. Халкыбыз элек-электән чиктәш Комсомол һәм башка районнар белән гомер-гомергә аралашып, дус-тату яши. Әлеге дуслык торган саен ныгый, аралар тагын да якыная. Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме белән, безнең район Урмайда узучы Сабантуйда дүртенче елын катнашты. Быел да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация - район Советы, башкарма комитетында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, фолькор коллективлар, “Авыл денс” балалар халык бию коллективы, тренерлар барды. Милли бәйрәмгә урмайлылар гына түгел, күрше-тирә авылларда, район үзәге Комсомолда яшәүчеләр дә җыелды. Альберт Рәхмәтуллин, аларның барысын да кайнар сәламләп, гомер-гомергә аралашып, дус-тату яшәвебезгә басым ясады. Чувашиядә яшәүче милләттәшләребезне Кайбычта узачак милли бәйрәмгә чакырды. ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй белән котлавын ирештерде.
    Бәйрәмдә Чувашия Республикасының рәсми затлары - Комсомол муниципаль округы башлыгы Николай Раськин, физкультура һәм спорт министры урынбасары Александр Степанов, министр урынбасары - проект эшчәнлеге һәм дәүләт программалары идарәсе начальнигы Дмитрий Бельцов, икътисади үсеш һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Сергей Федоров һәм Урмай территориаль бүлеге начальнигы Айрат Ямалетдинов катнашты. Алар Кайбыч районында яшәүче төрле милләт вәкилләренең кунакчыл йортлары белән танышты. Һәр йортта кунакларны җыр-биюләр, милли ризыклар белән каршыладылар, уеннар уйнаттылар.
    Безнең районның мәдәният хезмәткәрләре әзерләп килгән концерт программасы да Сабантуй кунаклары күңеленә хуш килде. Үзләре дә аларга кушылып җырлады, биеде, күңел ачты. Кайбычлылар үткәргән уеннарда да теләп катнаштылар.

КОМЕНТАРІ •