Кайбычта чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр
Вставка
- Опубліковано 30 жов 2024
- Олы Кайбыч мәдәният йорты янында иртәдән үк җанлылык сизелә иде. Бирегә төрле чорда чик буенда хезмәт иткән ир-егетләр җыелды. Алар чик сакчылары гаскәрләре флаглары белән бизәлгән җиңел автомобильләрдә Җиңү паркына юл тотты.
Аларны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Татарстан буенча Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ветераннар советы әгъзасы, «Россия офицерлары» җәмгыяте рәисе, отставкадагы подполковник Рәшит Гыйльфанов, Кораллы Көчләр сафлары ветераны, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов, «Яшь армиячеләр» хәрәкәте штабы начальнигы Роза Насыйбуллина, яшь армиячеләр каршы алды.
Тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашларга һәм чик сакчылары истәлегенә салынган һәйкәлләргә веноклар, чәчәкләр салдылар. Тантаналы митинг чик сакчылары хөрмәтенә салынган һәйкәл янында үтте. Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, Чик сакчылары көненә багышланган митинг ачык дип игълан ителде.
Митингта катнашучы чик сакчыларын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән урынбасары Рәмис Хәялиев котлады. Аның котлауларына Рәшит Гыйльфанов, Илһам Хөснетдинов, Марс Нигъмәтҗанов, Кайбыч районы буенча «Чик чакчылары берлеге» төбәк җәмәгать оешмасы рәисе, эчке эшләр подполковнигы Фәнис Хәялиев та кушылды. Аннан соң, яу кырында ятып калган чик сакчыларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Патриотик эшчәнлеге өчен чик сакчылары гаскәрләре ветераны Фирдүс Әхмәтовка район башлыгының Рәхмәт хаты, Наил Габдуллин һәм Марс Нигъмәтҗановка «Чик сакчылары гаскәрләренә 105 ел» медале тапшырылды.
Митинг барышында Рәшит Гыйльфанов ТР буенча Чик сакчылары ветераннар советы рәисе, полковник Шамил Кәримов исеменнән Мөнир Баһавиевка, Марс Нигъмәтҗановка, Юрий Николаевка Мактау кәгазьләре тапшырды.
Фәнис Хәялиев шушы араларда юбилейларын билгеләп үткән чик сакчылары Юрий Николаев, Рафыйк Тимергалиев, Илшат Саттаровны бүләкләде.
Тантана барышында Олы Кайбыч, Олы Подберезье, Борындык, Кошман мәктәпләренең яшь армиячеләре, Марс Нигъмәтҗанов, Илгиз Насыйров җырлады. Митингны мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Светлана Зиадиева белән Ләйсән Шамилова алып барды.