Олы Кайбычта яшәүче Сания Җиһаншинага 90 яшь тулды
Вставка
- Опубліковано 24 січ 2025
- Сөйкемлелеге, шат күңелле булуы белән үзенә тартып торучы әбине гомер бәйрәме белән котларга башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова килде.
Ул аңа район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән җылы теләкләрен җиткерде, бүләген тапшырды. Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтов та котлауларга кушылды. Балалары, кияү-килен, оныклары җыелды.
Сугыш чоры, аннан соңгы елларның авырлыкларын күп күрсә дә, үзен иң бәхетле кеше итеп хис итә Сания апа. Бер эштән дә куркып тормый ул: унҗиде яшендә Горький шәһәренә китеп, вербовщик та, туган авылында хат ташучы да, фермада сарыклар караучы да була. Колхозда төрле эштә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Вәкил абый белән 62 ел гомер итеп, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Һәркемгә үрнәк, барысы да сокланырлык гомер юлы узган бу пар авылдашлары арасында ихтирам казанган. Балалары да тәртипле, тәрбияле аларның. Сания апаны олуг юбилее белән котлаучы иң кадерле кешеләре арасында Вәкил абый гына юк. Аның бакыйлыкка күчүенә бер елдан артык вакыт үтеп киткән.
- Бүгенге тормышка шөкер итеп, кадерен белеп кенә яшәрлек. Мин бәхетле: биш балам да исән-сау, ун оныгым, дүрт оныкчыгым бар. Балаларым, кияү-киленнәрем мине кадер-хөрмәттә яшәтәләр. Үзем генә гомер итсәм дә, ялгызлыкны тоймыйм. Көненә икешәр тапкыр килеп, хәлемне белеп, ярдәм итеп китәләр, - диде ак яулыклы Сания апа.