"Безнең тамырлар Бизнәдә" Рөстәм Бакиров
Вставка
- Опубліковано 3 жов 2024
- Безнең тамырлар - Бизнәдә!-
Бик тә, бик тә тирәндә...
Үтәш биләр, Мәрҗаниләр
Яши кебек тирәмдә.
Алар рухы яши бездә -
Шуңа көләч йөзебез,
Киңдер безнең күңелебез,
Хактыр әйтер сүзебез!
Әткәй-Әнкәйләрдән күчкән
Түземлек һәм Сабырлык,
Тырышлык һәм Максатчанлык... -
Баксаң, хәйран калырлык!
Горур да без, үзсүзле дә,
Вәгъдә биргәч, үтибез!
Сөйгәннәрне кадерлибез,
Яннарыннан китмибез!
Гаилә җылысын саклыйбыз -
Сүндермибез Учакны!
Каршылыйбыз җан дусларны -
Ихлас җәеп кочакны!
Җыр тыңларга яратабыз,
Җырларга да! - хисле без...
Дәвалыйбыз кешеләрне,
Тылсымчыдай көчле без!
...Безнең тамырлар - Бизнәдә!
Изге җирдә - тирәндә...
Үтәш биләр, Мәрҗаниләр
Көч-дәрт бирә тирәмдә!