«Кабырчык» печень

Поділитися
Вставка
  • Опубліковано 16 жов 2024
  • «Аш-су» сәхифәбезнең чираттагы кунаклары - Илүзә һәм Рүзил ХӨСНЕТДИНОВлар гаиләсе. Бу печеньены Илүзә һәр бәйрәмгә әзерләми калмый. Рецептын үзе уйлап чыгарган.
    Кирәк
    4 йомырка;
    140 г кибет каймагы
    (майлылыгы мөһим түгел);
    200 г атланмай;
    400 г он;
    2 кап ванилин;
    240 г шикәр комы;
    2-3 аш кашыгы шикәр оны.
    Эш барышы
    Дүрт йомырканың да агын сарысыннан аерабыз.
    Шарчыкларны чәй тәлинкәсе зурлыгында җәябез. Җәем уртасына 2 аш кашыгы күбекне салып чыгабыз.
    Йомырка агына шикәр комының барысын да кушып куе күбек булганчы миксер белән күпертәбез.
    Камырны башта урталай, аннары тагын бер кат аркылыга бөклибез. Читләрен чәнечке белән бастырабыз.
    Йомырка сарысына каймак, йомшарган атланмай, ванилин, он кушып, үзле камыр басабыз.
    Камырны 28-30 кисәккә бүлеп, һәрберсен шар кебек әвәлибез.
    Печенье 180-200 градустагы кайнар мичтә 15 минут чамасы пешә (мичтән тора, тизрәк тә пешәргә мөмкин). Аз гына суынып киткән печенье өстенә кечкенә иләктән
    шикәр оны сибәбез. Чәйләрегез тәмле, җәйләрегез ямьле булсын, дуслар!

КОМЕНТАРІ •