Муса Җәлил, "Вәхшәт" - Альбина Гыйльданова

Поділитися
Вставка
  • Опубліковано 4 жов 2024
  • Муса Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен Башкортстаннан Альбина Гыйльданова сөйли.

КОМЕНТАРІ • 19

  • @adambalasy4501
    @adambalasy4501 Рік тому

    Бик яхше укысын, сеңелем. Ләкин музыкасы монда кирәк түгел, минемчә. Ваклата мәгънәсене кебек.

  • @МударисХатып
    @МударисХатып 11 місяців тому +1

    Татары терпение на дне которого лежит золото Зур рахмат яхшы Аллах Акбар судья Татарстан

  • @МударисХатып
    @МударисХатып 11 місяців тому +1

    Альбина. Красавица молодец здоровья остальные все купишь молодец. Татарка. Бик зур рахмат яхшы Аллах Акбар судья Татарстан

  • @bplove5947
    @bplove5947 9 місяців тому +2

    Алар... Алар җыйнап аналарны,
    Балаларны кырга кудылар.
    Казыттылар чокыр, ә үзләре
    Читтән көлеп карап тордылар...
    Ә аннан соң чокыр кырыена
    Тезделәр дә хәлсез халыкны,
    Зур борынлы, ямьсез бакыр күзле
    Исрек майор өскә калыкты.
    Көн яңгырлы иде... Берсен-берсе
    Этә-төртә кургаш болытлар
    Иелделәр җиргә...
    Юк, бу көнне,
    Бу көнне мин мәңге онытмам!
    Үзем күрдем, үз күзләрем белән,
    Үкереп акты ничек елгалар;
    Балалар күк ничек үкси-үкси
    Яшен түкте ярсып җир-ана.
    Үзем күрдем, ничек моңлы кояш
    Болыт аша җиргә сузылып,
    Үксеп үпте үксез балаларын
    Соңгы кабат кысып, суырып.
    Нәфрәтеннән, йөрәк ачысыннан
    Көзге урман шашып шаулады.
    Ишетелде калын бер имәннең
    Авыр сулап җиргә ауганы.
    Яшь балалар, куркып, аналары
    Итәгенә елап ябышты.
    Мылтык тавышы кисте карт ананың
    Йөрәгеннән чыккан каргышны.
    Бер кечкенә бала, яфрак төсле
    Калтыранып, төелеп яшенә,
    Анасының итәк арасына
    Бөдрә чәчле башын яшерә.
    Ул сарыла шашкан анасына,
    Нәни күңеле сизә, күрәсең!
    - Аталар бит, әнием, яшер мине,
    Әнием, бәгърем, килми үләсем!..
    Ана, иелеп, ике кулы белән
    Күтәрде дә җирдән баласын,
    Күкрәгенә кысты һәм мылтыкка
    Каршы тотты йөрәк парасын.
    Бала кинәт аңа ыргытылды,
    Ачы тавыш өзде йөрәкне:
    - Мин яшисем килә, әнием, җибәр,
    Әнием, җаным, бәгърем... кирәкми...
    - Курыкма, балам, хәзер... хәзер бетә,
    Йом күзеңне, күзең күрмәсен!
    Түз, түз, балам... хәзер... авырттырмас та...
    Палач тереләй җиргә күммәсен!..
    Бала йомды күзен...
    Ак муеныннан
    Кызыл тасма төште, салынып.
    Ауды җиргә бергә ике тормыш,
    Бер-берсенә ябышып, сарылып.
    Күк күкрәде кинәт, җил сызгырды,
    Җир елады кысып тешләрен.
    Нинди ачы бу яшь, нинди кайнар!..
    Нишләдең . син, җирем, нишләдең?
    Әйт син миңа, миллион еллар яшәп,
    Син бакчалы, күлле, чәчәкле,
    Күрдеңме тик бер кат үз гомреңдә
    Мондый хурлык, мондый вәхшәтне?!
    Күтәр, илем, хаклык байрагыңны
    Буяп җирнең канлы яшенә,
    Үлем булсын нуры, ана канын,
    Бала канын эчкән вәхшигә!

  • @grafgrad8246
    @grafgrad8246 2 роки тому +1

    Бик матур башкару, менә нинди Муса Җәлил, бөек татар шигыре. Яшә татарым мәңге-мәңгегә!

  • @ЖасминПашкевич
    @ЖасминПашкевич 3 роки тому +2

    Куп укучылар авызыннан ишеткэнем булды. Эмма сез аеруча тетрэндергеч итеп сойлэдегез. Рэхмэт.

  • @АльбинаГубайдуллина-з3ж

    Очень трогательно прочитали . Вы умница.

  • @sonunchannel4876
    @sonunchannel4876 2 роки тому +3

    Хотелось бы послушать стихотворение, а не фоновую музыку и фоновый звук..

    • @-alfiafromrussia5025
      @-alfiafromrussia5025 2 роки тому

      заходите ко мне в гости послушать без музыки. Альфия апа из Башкортостана

  • @НиязГарипов
    @НиязГарипов 3 роки тому +1

    Бу сугышның бөтен вәхшәте шушы шигырьдә...😭

  • @grafgrad8246
    @grafgrad8246 2 роки тому

    Альбина сеңлем зур рәхмәт, бик көчле башкару, бер кешене дә битараф калдырмас дип уйлыйм!

  • @МударисХатып
    @МударисХатып 11 місяців тому +1

    Татары. Буряты Монгол японцы братья один корень Алтайская семья Аллах Акбар судья Татарстан

  • @-alfiafromrussia5025
    @-alfiafromrussia5025 2 роки тому

    Молодец девчонка, красиво читает стихотворение! Мне 60 лет и я тоже наизусть прочитала на своём канале это душераздирающее стихотворение, правда у меня таких технических возможностей и музыкального сопровождения нет.

  • @МихаилДик-д4с
    @МихаилДик-д4с 2 роки тому +1

    Спасибо. Что мы до сих пор русские и вы и я и я знаю что и после нас будут такие же как и они потому что мы их потомки

  • @ИльгенаХалитова-е4х

    Кызганыщ... Куз яшьляр нища тынласам да тагаряп тэша

  • @КамиллаАхмадуллина-е7е

    Бик матур😢Көйнен исеме ничек?

  • @ДобрыйСправедливый-з8ь

    Ничего не слышно, музыка мешает. И читаете не очень.