Алсу Абульханова - Кугэрчен белэн сандугач | ЯНА ТАТАР ЖЫРЫ

Поділитися
Вставка
  • Опубліковано 12 вер 2024
  • Флера Шарипова көе, Кыям Курмакаев сүзләре (Чехия)
    Олыгайган саен сагыш
    Били икән күңелне.
    Үз телеңдә аралашу -
    Үзе бәхет түгелме?
    Тормыш матур, парым алтын,
    Ник түгелә яшьләрем?.
    Чит җирләрдә чит милләтне
    Парым итеп яшәдем.
    Күгәрчен белән сандугач
    Икәү бергә тормыйлар:
    Бер агачка кунсалар да,
    Бергә оя кормыйлар.
    Киңәш итеп әйтәм сезгә,
    Минем сүзне тыңлагыз:
    Үз милләттән пар сайлагыз,
    Киләчәкне уйлагыз!
    Ни кызыгы, хәләл парың
    Аһ-зарыңны бүлмәсә?
    Балаларың -оныкларың
    Үз телеңне белмәсә?
    Чит-ят җирдә чит телләрдә
    Аралашу зар икән:
    Үз телдәшеңне тап икән,
    Үз милләтең пар икән.
    Күгәрчен белән сандугач
    Икәү бергә тормыйлар:
    Бер агачка кунсалар да,
    Бергә оя кормыйлар.
    Киңәш итеп әйтәм сезгә,
    Минем сүзне тыңлагыз:
    Үз милләттән пар сайлагыз,
    Киләчәкне уйлагыз!
    Әйтелмичә сүнеп кала
    Телләремдә сүзләрем.
    Гомер буе аралашыр
    Дусларымны эзләдем.
    Олыгайган саен, сагыш
    Өзә икән бәгырьне.
    Үз телдәшең, милләттәшең
    Була икән кадерле…
    Күгәрчен белән сандугач
    Икәү бергә тормыйлар:
    Бер агачка кунсалар да,
    Бергә оя кормыйлар.
    Киңәш итеп әйтәм сезгә,
    Минем сүзне тыңлагыз:
    Үз милләттән пар сайлагыз,
    Киләчәкне уйлагыз!
    Имин тормыш, тазалык бар
    Ризык киң, тамагым тук,
    Без чит агач - ике тамыр,
    Яшәүнең кызыгы юк..
    Алмагач алмага тулган,
    Тәмле дә ул, ямьле дә,
    Тик имәнгә чикләвеге
    Якын да, кадерле.
    Күгәрчен белән сандугач
    Икәү бергә тормыйлар:
    Бер агачка кунсалар да,
    Бергә оя кормыйлар.
    Киңәш итеп әйтәм сезгә,
    Минем сүзне тыңлагыз:
    Үз милләттән пар сайлагыз,
    Киләчәкне уйлагыз!
    Присоединяйтесь к нам:
    VK: vagapovfest
    INST: vagapovfest
    WEB SITE : www.vagapovfest.ru

КОМЕНТАРІ • 7

  • @user-jb1yv3er7k
    @user-jb1yv3er7k 2 роки тому +1

    Собханаллах

  • @user-lx9nd1ry1w
    @user-lx9nd1ry1w 11 місяців тому +1

    Какие умные,мудрые слова у песни! Кто автор? Браво! Певица ,как всегда, очень красиво и талантливо донесла песню до слушателя.Благодарю Алсу!

  • @il-nasib
    @il-nasib 3 роки тому +5

    Афәрин (´❤️‿❤️`)

  • @user-sr4rz7de6m
    @user-sr4rz7de6m 3 роки тому +3

    Жыры да мэгьнэле,тормышчан.Алсу-зэвыкьлы жырчы.Унышлар узенэ !!!

  • @user-dg5cg4kn6z
    @user-dg5cg4kn6z Рік тому +1

    Үз телендә аралашу бәхет.

  • @user-bt1hn7uh6b
    @user-bt1hn7uh6b 3 роки тому +2

    Шәһәрдә үскән кызы бугай. Бик Зәйнәп Фәрхетдиновага ошаган.

  • @user-ek3eq5rd7h
    @user-ek3eq5rd7h Рік тому

    Беренче мяхябятне сакларга киряк шул